Хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү

2022 елның 9 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Биектау муниципаль районында күчмә чара барышында районның хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрделәр, аларның максаты - кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын яхшырту, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең дә, шулай ук район халкының да кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карары һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясе законнары белән таныштылар.

Моннан тыш, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүматның булуы турында сөйләделәр.

Шулай ук күчмә чара кысаларында «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмалары (учреждениеләре) сатып ала торган азык-төлек товарларының максималь бәяләрен формалаштыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.09.2017 елныңның 715 номерлы карары нигезендә социаль әһәмиятле товарларга мониторинг уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International