Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы кысаларында, Яшел Үзән шәһәренең 26 нчы китапханәләр филиалында «Туган телең – синең җаның, синең дөньяң, синең нур» викторинасында катнаштылар.
Викторина күңелле шартларда узды, хезмәткәрләр мәкальләр һәм табышмакларга багышланган биремнәрне җиңел үтәделәр, зирәклек һәм осталыкларын күрсәттеләр. Белгечләр команда рухын, рус һәм татар телләрендә үз белемнәрен, әдәбиятта укымышлы булуларын күрсәттеләр. Рус тарихчысы Николай Михайлович Карамзин туган тел турында бик матур итеп әйтте: «Горур мәһабәт елга кебек ага торган телебезгә хөрмәт һәм дан булсын, кирәк булса шаулый, назлы инеш кебек ага һәм күңелгә татлы тәгам булып керә».
Чарадан соң күп кенә белгечләр китапханәнең уку залына язылды.