Чистайда «Болгар сырасы» ААҖ вәкилләре белән очрашу узды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча үткәрелгән алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссияләрнең районара утырышы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы «Болгар сырасы» ААҖ һәм «Булгартрейд» ҖЧҖ вәкилләре белән әлеге җитештерүченең сырасын ведомство буйсынуындагы сәүдә нокталарына китерү мәсьәләсе буенча очрашты.

Очрашу барышында һәр районда сәүдә вәкилләренең эшен оештыру зарурлыгы, барлык сәүдә нокталары буенча сыра белән тәэмин итүгә шартнамәләр төзү, хуҗалык итүче субъектларга суыткыч җиһазлары бирү, ташламалар системасы турында фикер алышынды.

Чараның максаты - сәүдә предприятиеләре киштәләрендә Татарстан Республикасы җитештергән сыра ассортиментын арттыру, ведомство карамагындагы территориаль органнарда алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International