«Кегларда» сыра продукциясен сатучылар өчен уку

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

«Кега» тарасында сыра продукциясен маркировкалау буенча республикада игълан ителгән Эксперимент дәвам итә. Әлеге Эксперимент кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында бары тик махсус маркалар белән маркировкаланган сыра продукциясе генә сатыла. Арча территориаль органына караган сәүдә объектларында атна саен мониторинг башкарыла. Чираттагы мониторинг барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сыра продукциясен «кегларда» сата торган сәүдә объектлары сатучылары өчен укулар уздырды. Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә брошюралар һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International