Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы турында

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар уздырды.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау һәм аларны судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре кузгатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып тупланган  брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International