15.09.2022 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Азино-2» Универсамы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән семинарлар үткәрделәр.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Шулай ук сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча уздырыла торган чаралар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмгыятьтә коррупция тәртибенә түземсезлек формалаштыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы тору мәсьәләләре каралды.
Бүген коррупция дәүләтнең нәтиҗәле үсешенә комачаулый торган җитди шартларның берсе булып тора һәм социаль куркыныч тудыра.
Коррупцияне һәр граждан актив тормыш позициясендә торганда гына җиңеп була, коррупция чагылышы киңлеген киметү һәм мәсьәләләрне законлы юл белән хәл итү өчен барлык көчне куярга мөмкин, чөнки һәркем үзеннән башлаганда гына, атмосфераны һәм коррупциягә түземсезлек тәрбияләгәндә генә хәлләр уңай якка үзгәрергә мөмкин.
Сез коррупция юнәлешендәге фактлар турында эш көннәрендә безгә шалтырата һәм хәбәр калдыра аласыз: дүшәмбе – пәнҗешәмбе - 08 сәгать 30 минуттан 17 сәгать 30 минутка кадәр, җомга – 08 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 15 минутка кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Ышаныч телефоны" +7 (987) 296-68-93 эшли.