17 сентябрьдә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында традицион «Ат Көне-2022» ат спорты бәйрәме узды.
Бәйрәм программасында 40, 80, 100, 120, 160 чакрымга халыкара ат чабышлары, татар, чиста токымлы, ярым токымлы һәм җирле токымлы атлар өчен ат чабышлары, «Иң тиз йөртүче» конкурсы, «Иң матур бизәлгән арба» конкурс-күргәзмәсе, «Аударыш» атларда көрәш, ат йөгәнләү буенча мастер-класс, атлы спорт мәктәбе балалары һәм кинологлар чыгышлары бар иде.
Ат-спорт ярышларыннан тыш, кунаклар өчен конкурслар уздырылды, авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылган иде.
Ярминкә вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халыкка кулланучы белемнәрен күтәрү буенча эш алып бардылар, кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон тараттылар.