Олы Мәшләк авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Мәшләк авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Товар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш, сатыла торган товарларга бәяләрнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслана, төгәл үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны хәл итү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International