Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлеге бурычларыннан берсе булып ай саен бәяләргә мониторинг уздыру тора.
Хәзерге вакытта килеп туган хәлдә, атна саен үткәрелә торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәя куюның даими мониторингы көчәйтелде.
23.09.2022 көнне федераль һәм республика челтәрләрендә бәяләр мониторингы үткәрелде. Кибетләр штат режимында эшли, күпчелек азык-төлек товарларының запасы складларда җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, товар кытлыгы янамый, шул ук вакытта даими рәвештә җибәрелеп тора.