Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр башлыклары белән йомгаклау киңәшмәсе булды.
2022 елның гыйнвар - август айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасы алкоголь базарының торышы турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.
Алга таба кадрлар белән тәэмин итүне камилләштерү, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында нотык белән кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Владимир Кузнецов чыгыш ясады.