2022 елның 13 сентябрендә Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Тулаем алганда, районда лицензияле сәүдә объектлары сакланып калган һәм 1 берәмлеккә арткан. Алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме 17% ка арткан.
Халыкны сыйфатлы легаль алкоголь белән тәэмин итү мәсьәләсе даими контрольдә тора: лицензияле сәүдә объектлары булмаган торак пунктларга күчмә сәүдә оештырылган. Моннан тыш, 10 сәүдә объекты аз халык яши торган пунктларның адреслы программасында катнаша. Районда халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү буенча барлык кирәкле чаралар күрелүгә карамастан, 2022 елда 6 агулану очрагы теркәлгән. Агулануның сәбәбе сыйфатсыз продукция куллану түгел, ә аны артык куллану. Шул уңайдан искәртеп үтәргә кирәк, районда, беренче чиратта, наркологта исәптә торучы затлар белән зур эш алып барыла, шулай ук үсеп килүче буын белән профилактик чаралар үткәрелә.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2022 елда контрольлек буенча 10нан артык күчмә чара уздырды, нәтиҗәдә алкоголь продукциясе һәм ССЖ әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуга юл куйган 7 хуҗалык итүче субъект, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән үзара бәйләнешсез 15тән артык чара ачыкланды. Моннан тыш, Биектау районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 300дән артык чара уздырылган, шуларның нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыклардан спиртлы сыекча сатуның 6 очрагы ачыкланган.
Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында район халкына «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларның барлык фактлары турында хәбәр итәргә яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.