2022 елның 31 августында Лаеш муниципаль районы администрациясендә 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта, комиссия әгъзаларыннан тыш, алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре дә катнашты.
2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда районда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 12% ка арткан. Сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме 8% ка яки 12,2 мең далга арткан.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатларында районда 60 тан артык чара уздырылган, спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә ташу фактларын ачыклау өчен 20 автотранспорт берәмлеге тикшерелде. 4 тапкыр хокук бозу очрагы ачыкланган, 5 л. продукция законсыз әйләнештән алынган.
Районда исерек килеш хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эш алып барыла, алкоголизацияне киметү буенча эш дәвам итә. Тик бернәрсәгә дә карамастан, 8 айда районда алкоголь белән агулануның 6 очрагы теркәлгән, шул исәптән 2се үлем очрагы белән тәмамланган. Һәр факт буенча тикшерү үткәрелә.
Шуңа да карамастан, 2021 елда ваклап сату базарын анализлау нәтиҗәләре буенча Лаеш районы, эре шәһәрләрдән тыш, призлы урын алды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында район халкына «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларның барлык фактлары турында хәбәр итәргә яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.