Ведомствоара комиссия утырышы Балык Бистәсе районында узды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 21 сентябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы уздырылды.

Комиссия утырышында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, РОВД башлыгы урынбасары һәм алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында комиссия әгъзалары игътибарына алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклауга һәм булдырмауга, халыкны сыйфатлы легаль алкоголь белән тәэмин итү, профилактик чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 8 аенда районда алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 4% ка арткан. Сыра һәм сыра эчемлекләре буенча 2% ка кимегән. Хисап чорында районда үлем белән агулануның бер факты теркәлгән.

Комиссия утырышы барышында халыкта алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сатуга карата түземсезлек мөнәсәбәтен формалаштыру мәсьәләсе каралды һәм бу ресурсны районның барлык хезмәтләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшендә гражданнарның активлыгын арттыру өчен файдаланырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International