2022 елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районы Олы Кавал авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авыл халкы, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча консультацияләр алды: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатсыз күрсәтелүе, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия буенча ремонтлау сроклары һ.б.
Күчмә кабул итүләр вакытында уздырыла торган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашу форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүгә ихтыяҗ зур – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, бер урында гына үз сорауларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чараны үткәрү вакытында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.