Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мониторинг уздыру максатыннан Тукай муниципаль районының сәүдә объектларына чыктылар.
Белгечләр 8 сәүдә объектында: Новотроицк, Суровка, Иске Зирекле, Түбән Сук-Сы авылларында булдылар. Кибетләрдә 24 атама буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде. Мониторинг мәгълүматлары Татарстан Республикасының махсус төзелгән ситуацион үзәгенә туплана. Шулай ук «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Болгар сырасы» ААҖ һәм «Белый кремль» сыра кайнату заводы җитештергән сыра ассортименты да өйрәнелде. Әлеге мониторингларны уздыруның максаты - азык-төлек товарларына бәяләр үзгәрешенең торышын өйрәнү һәм анализлау, сырага тәкъдим ителгән минималь ваклап сату бәясен үтәү. Кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эше үткәрелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы «Товарларны ваклап сату-сату шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, кулланучының үзенә шул ук төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорына түләүсез бирү таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм алмашып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» карары аңлатылды.
Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр.
Эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, кулланучылар кебек үк, кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сораулар буенча Яр Чаллы территориаль органының кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә алалар: 8(8552)71-43-03.