Егорьево авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

2022 елның 05 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Егорьево авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүгә ихтыяҗ зур – алар гражданнарга, авылдан читкә йөрмичә, бер урында гына үз сорауларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы дәвамында һәм гарантия срогы чыккач та, товарларны кире кайтару сроклары, икмәк әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфатлы товарлар турында һәм башка сораулар кызыксындырды.

Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә чара кысаларында әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International