2022 елның 5 октябрендә Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Төп мәсьәләләрнең берсе - алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау, республика җитештергән товарларны алга этәрү.
Алкоголь базарындагы бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында район халкын әлеге проблемага активрак җәлеп итәргә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык фактлар турында хәбәр итәргә, яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.