Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында чираттагы күчмә кабул итүне үткәрделәр. Алкогольле продукцияне сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә фикер алыштылар, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрделәр.
Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.
Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре, шулай ук алкоголь базары өлкәсе турында фикер алыштылар.
Эшмәкәрләр һәм авыл халкы барлык сорауларга эчтәлекле җаваплар алдылар.
Катнашучылар оештыручыларга уздырылган кабул итүләре, файдалы мәгълүматлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.