РФ Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре йорттан 0,5 литр спиртлы продукцияне законсыз сату фактын ачыклады. Аннан соң өй хуҗасы үз теләге белән тагын 39,5 литр бирде.
Әлеге продукция алынды, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча административ тикшерү бара.
Физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен ваклап сату «Физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз сату» РФ КоАП 14.17.1 статьясы нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән утыз меңнән илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.
Штраф билгеләү турындагы карарны суд кабул итәчәк.