2022 елның 06 октябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Урта Аты авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.
Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Халык тарафыннан, сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр кую сроклары, техник катлаулы товарларга экспертиза үткәрү һәм диагностикалау сроклары турында, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты барлыгын искә алдылар, анда дәгъваларның үрнәкләрен һәм бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга була. «Халык контроле» системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен калдыру мөмкинлеге ассызыкланды.