Әтнә районы КФҮдә гражданнарын кабул итү оештырылды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 7 октябрендә килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрелде.

Әлеге чарада Татарстант Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре гражданнарга кулланучылар законнарының нигезләрен, дәгъва белдерү тәртибен һәм аларны карау срокларын, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару алымнарын аңлаттылар. Шулай ук чара барышында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»  газетасы номерлары урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International