Актаныш районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасында өлкән буын кешеләре белән очрашу узды

2022 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Актаныш районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасында өлкән буын өчен укулар үткәрде. Чара барышында тыңлаучылар узган гасырның 30нчы елларыннан алып хәзерге вакытка кадәр Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле дәүләт структуралары барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Дискуссия барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясе законнары каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде. Кулланучылар хокукларын яклау буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итү һәм мөрәҗәгать итү өчен координаталар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International