Өйдән торып алкогольле продукция сату факты ачыкланды

2022 елның 14 октябре, җомга

РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан өйдән торып законсыз рәвештә 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекча сату факты билгеләнде.  Аннан соң чистайлы үз теләге белән тагын өч шешә спиртлы сыекча тапшырды. Гомумән алганда, гражданнан 2 литрлы спиртлы сыеклык тартып алынган, тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International