Бүген Теләче муниципаль районында онлайн режимда ачык тыңлаулар узды.
Чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Теләче районы территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыров 2022 елның 9 ае йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында, алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр, штрафлар түләү буенча үзгәрешләр турында хәбәр итте. Алкоголь базарында ачыкланган хокук бозулар турында фикер алышынды. Аларны булдырмау өчен тәкъдимнәр бирелде. Административ штрафларны вакытында түләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу, озайту һәм яңадан рәсмиләштерүгә һәм алкогольле продукцияне ваклап сатуга гаризаларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә тапшырырга тәкъдим ителде.
Нәтиҗә:
Чарада катнашучыларга контроль органы адресына тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм сорауларны яңгырату мөмкинлеге бирелде. Чара ахырында субъектларга тиешле консультацияләр һәм киңәшләр бирелде.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә сату фактларын булдырмау максатыннан барлык катнашучыларга «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы мөмкинлекләрен активрак файдаланырга киңәш ителде. Эшмәкәрләр игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә урнаштырылган профилактик материаллар тәкъдим ителде.