Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Гүзәлия Фәүзетдинова һәм Наталья Платонова Лениногорск муниципаль районының Тимәш мәктәбендә укучылар белән очрашу үткәрделәр.
Балалар белән кулланучылар хокуклары турында сөйләштеләр. Безнең һәрберебез гомер буе кулланучы булып тора. Товарлар, хезмәтләр сатып алганда еш кына алдау, тупаслык, ягъни кулланучы хокукларын бозу белән очрашырга мөмкин. Һәр кеше үзенең хокукларын белсә, сатучы белән килеп туган низаглы хәлләрне тыныч кына чишү мөмкинлегенә ия була һәм халыкка хезмәт күрсәтү системасы шулкадәр цивилизацияле булачак.
Өлкән сыйныф укучыларына ел саен үткәрелә торган Олимпиадада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр, «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү» программасы логотибы булган канцелярия товарларын тарих укытучысы Фәнил Әюповка һәм укучыларга тапшырдылар.
Шулай ук Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев катнашында кулланучылар хокукларын яклау темасына җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укулар үткәрелде.