Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр итүенчә, 2022 елга тикшерү субъектлары белән ачык фикер алышу план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Чараның исеме: иҗтимагый чара.
Чараның темасы: «Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының алкоголь базары торышы һәм алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау».
Чараны уздыручы контроль-күзәтчелек органының исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.
Чараны үткәрү урыны һәм вакыты: 2022 елның 25 ноябре 11.00 сәгатьтә.
Чараны уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 12.
Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: уздырылган контроль һәм профилактик чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен тикшерү.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 24.11.2021 елга кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: Tatyana.Kostina1@tatar.ru
Мәгълүматны 8(85557) 4-52-12 телефоны буенча ачыкларга була.