Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар уздырылды

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, эштә кулланучыларның проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International