30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Совет Россиясендә сәяси репрессияләр 1917 елның Октябрь революциясеннән соң ук башланган, бу гражданнар сугышы вакытында Кызыл террор чоры иде. Шул ук вакытта большевикларның сәяси дошманнары гына түгел, ә аларның сәясәте белән риза булмаганнары да репрессия корбаннары була. Репрессияләр шулай ук социаль билге буенча - буржуазия, сәүдәгәрлекләргә каршы, дини билге буенча - руханиларга каршы, партия һәм дәүләт элитасына, күренекле иҗади интеллигенция эшлеклеләренә каршы үткәрелгән. Репрессияләр халык мәнфәгатьләрендә һәм СССРда социализм төзү өчен кирәкле чара буларак каралды.

1940 еллардагы сәяси репрессияләрнең бер корбаны - безнең коллегабызның, Яр Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Эльмира Досманованың ике туган бабасы.

Менделеевск шәһәре, Музей архивыннан: Мөхәммәтдинов Зиннур Мөхәммәтдин улы. 1926 елда Менделеевск р-ны, Песәй авылында туган; татар; ВЛКСМ әгьзасы; укучы, театр училищесы. Казан шәһәрендә яшәгән. Сугышта катнашкан, разведкада хезмәт иткән. 1949 елның 29 мартында кулга алынган.

Колымада срок үти. Ул 1954-нче елда азат ителгән. Аннан соң Менделеевск районы Песәй авылында киномеханик булып эшли. Композитор була, танылган шагыйрьләрнең шигырьләренә музыка яза. Мөхәммәтдинов Зиннур Мөхәммәтдин улы 100 җыр авторы, шул исәптән Нур Шәриф шигыренә язылган «Вәгъдә» җырлары авторы, аны республиканың атаклы җырчылары башкара.

Аның Колыма чоры турындагы хатирәләре җирле газетада басыла. «Булганның кадерен белергә кирәк!» Зиннур Мөхәммәтдиновның бу фикере теләсә кайсы вакытта актуаль.

Тэги: хәтер
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International