Зәй муниципаль районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Зәй муниципаль районының икътисад бүлеге башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.

Комиссиянең төп темасы - 2022 елның 9 аенда Зәй муниципаль районы территориясендә Татспиртпром җитештергән сыра продукциясен сату, төзелгән шартнамәләр буенча төяп җибәрмәү сораулары. Шулай ук Зәй муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен куллану базарының торышы турында да фикер алыштылар.

Комиссия азагында Гөлкино, Перцовка авылларында сәүдә объектлары тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу мәсьәләсен карау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International