Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең беренче җитәкчесе Алексей Николаевич Казаков истәлеген мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2022 елның 1 ноябрендәге 1166 номерлы карары белән Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасы фасадында мемориаль такта билгеләү турында Карар кабул ителде.
Һәм моның нәкъ менә 3 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 27 ел тулу уңаеннан узуы символик мәгънәгә ия.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Алексей Николаевичның хатыны Луиза Казакова, Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты.
Алексей Николаевич 1940 елның 21 августында Татарстан АССРның Тәтеш шәһәрендә туа. Мәктәптән соң Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм аны 1962 елда уңышлы тәмамлый.
Алексей Николаевичның хезмәт эшчәнлеге Тула өлкәсенең «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер вазыйфасыннан башлана. Аннары - туган Татарстанда эшли: Биектау районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, аннары – ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры урынбасары. 1979-1983 елларда Алексей Николаевич партия эшендә: КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Яңа Чишмә районының беренче секретаре.
1984 елдан ул кабат Казанга кайта, башта авыл хуҗалыгы министры урынбасары, аннары республика Дәүләт агросәнәгать комплексында җитәкче урыннарны били.
1995-2009 елларда Алексей Николаевич Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен җитәкли.
Алексей Николаевич искиткеч эш сәләте булган кеше иде. Аның принципиальлеге, намуслылыгы һәм турылыгы аеруч истә калган. Ул тирә-юньдәгеләргә генә түгел, беренче чиратта үзенә дә таләпчән иде.
Алексей Николаевичның хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре: «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Почет Билгесе» ордены, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.