Теләче районы Шәтке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәтке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Чара барышында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Авыл халкы, нигездә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, сыйфатсыз товарны алыштыру, сыйфатсыз товарларга таләпләр кую сроклары белән кызыксынды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International