Саба муниципаль районының Килдебәк авыл авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашты.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, товарларга экспертиза үткәрү, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары каралды.
Чарада кулланучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирергә, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да әйтелде.
Чара ахырында һәркемгә файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.