2022 елның 09 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакытта да кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан чыкмыйча, урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы чыкканнан соң да товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, тиешле сыйфатлы товарлар турында, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган товарлар, алкогольле продукцияне сату вакыты чикләүләре белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар уздырды.