09.11.2022 көнне Бөтендөнья Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Марат Җәләлов Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылындагы «Исток» СППК май заводында товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты буенча укыту семинары үткәрде.
Азык-төлекнең сыйфаты мәсьәләсе бүген аеруча актуаль. Азык-төлек продукциясенең сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру максатларында, сәламәтлекне ныгыту, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру максатыннан, 2030 елга кадәр Россия Федерациясендә азык-төлек продукциясенең сыйфатын күтәрү стратегиясе расланды һәм тормышка ашырыла. Сыйфат көнен үткәрүнең төп максаты - җитештерелгән продуктларның югары сыйфатының мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү. Товарлар туры килергә тиешле беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә – тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенчесе - барлык товарлар игълан ителгән нормаларга, кулланучылар таләпләренә һәм өметләренә җавап бирергә тиеш.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау буенча тематик буклетлар таратылды.