Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.
Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын күтәрү, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сүз бит кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучылар ихтыяҗларының һәм өметләренең канәгатьләнү дәрәҗәсе турында да бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Сыйфат атналыгы кысаларында берничә чара үткәрделәр. Мәсәлән, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре ТР Арча районы «Лесхозская СОШ» МББУның 8-10 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Чаллы шәһәрендә хезмәт ветераннары өчен пансионатта чара уздырылды.
Бөтендөнья сыйфат көне - ел саен дөньяның күп кенә илләрендә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган чара. 2023 елда сыйфат көне 9 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2023 сыйфат атналыгы 6-12 ноябрьгә туры килә.
Бөтендөнья сыйфат көне һәм сыйфат атналыгы «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак.
09.11.2022 көнне Бөтендөнья Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Марат Җәләлов Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылындагы «Исток» СППК май заводында товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты буенча укыту семинары үткәрде.