Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Сыйфат атналыгы кысаларында берничә чара үткәрделәр. Мәсәлән, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре ТР Арча районы «Лесхозская СОШ» МББУның 8-10 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны белү көнкүрештә аеруча актуаль. Лекция дәресе барышында укучыларны законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар, шул исәптән экспертиза кайсы очракта, кемнең инициативасы һәм кемнең хисабына үткәрелә, дигән сорауга аңлатма бирелде. Гарантия срогы вакытында товарның сыйфатына дәгъва белдергәндә сатучы яки җитештерүче, әгәр анда җитештерү дефекты булу белән килешмәсәләр, моны исбатларга тиешлегенә игътибар иттеләр. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган яки товар белән сак эш итмәгән кулланучы сатучының яки җитештерүченең экспертиза чыгымнарын үзе түләргә тиеш булачак. Гарантия срогы тәмамлангач, гаделлек эзләүдә кулланучыга экспертка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чараның икенче өлеше сорауларга җавап формасында узды.
Укучылар тарафыннан төрле ситуацияләргә кагылышлы сорауларга белгеч аңлатмалар бирә:
- зурлыгы буенча туры килмәгән аяк киеме яки киемне алмашу турында,
- товарда дефектны ачыклаганда кулланучы гамәлләре турында,
- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару вакыты турында,
- кулланучының төп хокуклары турында,
- товарны дистанцион сатып алганда мәсьәләне хәл итү турында.
Бөтендөнья сыйфат көнендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина «Арча» радиосында туры эфирда кунакта булды.
Эфир вакытында «Сыйфат көне»нең барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең максатлары, бурычлары турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган майны дегустацияләү нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Гомумән алганда, сүз продукциянең сыйфаты һәм кулланучы хокукларын яклау ысуллары турында барды.
Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Югары Симет авылында, Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында, Кукмара районының Чуринский авыл җирлегендә узды. Алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларны үтәүне тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау.
Бу көннәрдә Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан шәхси эшмәкәр З.И.А. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм кибет эшчәнлегенә турыдан-туры кагылышлы сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу турында консультация бирделәр, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.
Әлеге чара барышында сәүдә челтәрендә җитештерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителгән өстәмәләр мәсьәләләре тикшерелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты турында мәгълүмат бирелде.