Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Чаллы шәһәрендә хезмәт ветераннары өчен пансионатта чара уздырылды.
Белгечләр айга ике тапкыр ял итүчеләр белән очраша, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга лекцияләр, әңгәмәләр үткәрә, шәхси консультацияләр оештыра.
Әлеге көннәрдә Чаллы шәһәрендә һәм республиканың якын районнарында яшәүче 36 кеше биредә ял итә. Чарада катнашучыларга Бөтендөнья сыйфат көне турында, сыйфат атналыгының «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы астында баруы турында сөйләделәр. Товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты, тормыш сыйфаты темасына әңгәмә кордылар. Белгечләр ял итүчеләрне РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары белән таныштырдылар, мисаллар ярдәмендә төрле ситуацияләрне тикшерделәр һәм мәсьәләләрне хәл итүнең оптималь юлларын төшенделәр.
Тыңлаучылар үзләре өчен мөһим һәм файдалы мәгълүмат ишетә алдылар.
Очрашу ахырында - истәлекле фото. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды, Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат бирелде: 8(8552) 71-43-03.