Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын күтәрү, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сүз бит кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучылар ихтыяҗларының һәм өметләренең канәгатьләнү дәрәҗәсе турында да бара.

Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадындагы өстенлекле проблемаларның берсе. Сыйфат төшенчәсе без хәзерге цивилизациянең уңайлыклары, тормыш сыйфаты дип атаган нәрсәләр белән тыгыз бәйләнгән, ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлылыгы да.

Сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алына торган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, үрнәк яисә тасвирламага туры килергә тиеш.

Шуңа күрә дәүләт тарафыннан сыйфат мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Җиләкле бистә» сәүдә комплексы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучылар өчен семинар үткәрделәр.

Сәүдә өлкәсендәге, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International