2023 елда Сыйфат көне 9 ноябрьдә билгеләп үтелә

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне - ел саен дөньяның күп кенә илләрендә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган чара. 2023 елда сыйфат көне 9 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2023 сыйфат атналыгы 6-12 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көне һәм сыйфат атналыгы «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак.

Россиядә Сыйфат көне 2016 елда билгеләп үтелә башлады. Чараның максаты - кулланучылар базарында продукциянең сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләр проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен халык арасында мәгърифәтчелек эше алып бару.

Сыйфат проблемасы дөньяның әйдәп баручы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Нәкъ менә сыйфат һәр предприятие, һәр тармак, һәр ил эшчәнлегендә уңышның ачкычы булып тора.

Моннан тыш, хәзерге вакытта акция исемендәге "сыйфат" сүзен товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты белән генә түгел, ә экология, аңлы куллану, социаль өлкә, традицияләр, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләрен үз эченә алган тормыш сыйфаты белән дә бәйлиләр.

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәрендә һәм ведомство карамагындагы районнарда халыкның куркынычсызлык һәм продукция сыйфаты өлкәсендә белемнәре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырырга планлаштыралар. «Кайнар линия» телефоны эшли: 88552-71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International