2022 елның 9 ноябрендә Баулы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Комиссия эшендә территориаль орган башлыгы Миләүшә Михеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Галимов Э. И., РФ ЭЭМ Баулы районы буенча бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Иванов А. Г., РПС баш санитар табибы Алатырева Г. Г., Алкоторг, Белый Кремль вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш кысаларында 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча районда алкоголь продукциясен ваклап сату базарының торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды, алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге эш турында докладлар тыңланды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2022 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләнде, шулай ук аларны үтәү өчен кирәкле чаралар исемлеге билгеләнде.