2022 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Алтын көздә кунакта» дигән бәйрәмдә катнашты. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Алга таба белгеч балаларны Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләмәләре, хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокуклары бозылган очракта аларны практикада куллану, шулай ук сату-алу процессында куллану белән таныштырды. Чара барышында балаларга дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге, интернетта сатып алганда кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгы турында сөйләде.
Дәреснең төп максаты - балаларның хокукый һәм кулланучылар белемен күтәрү. Балалар бирелгән сорауларга тулы һәм квалификацияле җаваплар алдылар. Кулланучылар белеменең нигезләрен яхшырак үзләштерү өчен аларга тематик буклетлар тапшырылды.