Булачак музыкантлар өчен кулланучылар белеме дәресе үткәрелде

2022 елның 11 ноябре, җомга

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районының "Балалар музыка мәктәбе" МБУ укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча чара үткәрде.

Балаларга кулланучы, башкаручы, сатучы һәм кулланучыларның төп хокуклары, товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда, сыйфатлы товарны алмашканда, товарлардагы мәгълүмат, яраклылык вакыты, дистанцион сәүдә һ.б. төшенчәләр аңлатылды. Балалар кибетләрдә үзләре очрашкан төрле очракларны сөйләделәр.

Чара барышында укучыларга «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International