Олы Җәке авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

09.11.2022 көнне Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева, Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина белән берлектә, төрле төрдәге товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.

Гражданнарга товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнарының нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатылды.

Чара барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау темаларына багышланган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International