Данауровка авылы гражданнарына күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Данауровка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте.

Быел чаралар «Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза. Тормыш сыйфатын даими күтәрү кирәклеген күрсәтүче матур традиция 1990-нчы елда барлыкка килде. Сыйфат көнен бәйрәм итү бер көн белән генә чикләнми, ә традицион рәвештә бер атна дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен бу чараларда актив катнаша.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә сатып алына торган сәнәгать һәм азык-төлек товарларының сыйфатына шикаятьләр шактый киң таралган, шуңа күрә дәүләт тарафыннан сыйфат мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Күчмә кабул итү чарасы барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды, продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты, товарларның аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалау турында күп сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International