Сыйфат атнасы ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАУда ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. Пансионатта Яр Чаллы шәһәренең һәм республиканың якын-тирә районнарының хезмәт ветераннары ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.
Очрашу кысаларында белгечләр ял итүчеләрне бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Беренче тапкыр Сыйфат көнен 1989 елда билгеләп үттеләр.
2022 елда оешмаларга продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә торган сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә чираттагы 25 нче конкурс узачак. Конкурс барышында Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 3500дән артык оешма катнашты: сәнәгать җитештерүләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, азык-төлек сәнәгате, хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәүдә, фәнни-җитештерү эшчәнлеге һ.б.
Алга таба белгечләр ял итүчеләрне «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 07.02.1992 елдагы 2300-1 номерлы төп статьялары белән таныштырдылар. Товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын регламентлаучы маддәгә җентекләп тукталдылар. Ял итүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирә алдылар, аларның һәрберсенә белгечләр квалификацияле җавап бирделәр.
Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар белешмәлекләре таратылды, чарада катнашучыларга «кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат бирелде: 71-43-03.