Казан территориаль органы башлыгы гражданнарны күчмә кабул итте

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Кече Елга авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы чыкканнан соң да товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар турында фикер алыштылар.

Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында да сүз барды.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-сату шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чараны уздыру вакытында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International