Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районы Әхмәт авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде. Чара кысаларында муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләр бирә торган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның 44 статьясы каралды:
- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карау;
- аларны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләү;
- кулланучылар хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итүдә ярдәм күрсәтү (билгесез кулланучылар даирәсе);
- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләү.
Семинар-уку, үз белеме белән беррәттән, Башкарма комитет хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белемен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә законда билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.
Чара барышында, Башкарма комитет хезмәткәрләре үтенече буенча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы белән җайга салынучы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча техник-катлаулы товарлар, дистанцион сату алымы, сатып алуга бәйле мәсьәләләрне карадылар.
Уку вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.