Әгерҗедә «Бөтендөнья сыйфат атналыгы» дигән акция узды

2022 елның 12 ноябре, шимбә

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат көне, ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атналыгы билгеләп үтелә.

2022 елда чаралар «Россия-сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза.

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - югары сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең әһәмиятен арттыруда, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Чөнки сүз кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, кулланучылар ихтыяҗларын һәм өметләрен канәгатьләндерү дәрәҗәсе турында да бара.

Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләре икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе. Сыйфат төшенчәсе хәзерге заман уңайлыклары, тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән: ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлыгы да.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Әгерҗе шәһәренең «Магнит» кибете янындагы территориядә кулланучылар өчен «Бөтендөнья сыйфат атналыгы» дигән акция уздырды. Чара барышында катнашучыларга «сыйфат» төшенчәсе турында аңлатма бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды, шулай ук чарада катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International