Кукмара районының Нырьи авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган игъланнар буенча хәбәр ителгән иде.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр дә кузгатылды, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сатып алу һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультация алды, алар, нигездә, сыйфатсыз техник катлаулы товарлар алуга кагылышлы иде, шулай ук азык-төлек товарларының сыйфаты мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Кабул ителгән сорауларга кулланучылар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы тарату белән тәмамланды.