Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Ташкичү авыл җирлегенә караган Иске Ашыт авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару, алкогольле продукцияне сату, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр, дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары каралды.
Чарада катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирергә, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да әйтелде.
Чара ахырында һәркемгә файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре» газетасы таратылды.